Рөстәм Миңнеханов American Gas&Technology компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мимңнехановның American Gas&Technology  компаниясе вице-президенты Борис Шраер белән очрашуда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның АКШга (Сан-Франциско) эш визиты кысаларында узды. 

American Gas&Technology компаниясе яңа уникаль продуктны - газны сыек хәлгә китерү өчен автоматлаштырылган  кече аппаратларны сафка кертү өчен оештырылган. Аппаратлар яңа чиста транспорт ягулыгын - сыекландрылган табигый газны саклый һәм тарата ала.  

Компания 30 ел дәвамында альтернатив энергетиканы үстерү белән шөгыльләнә. Компания автомобиль сәнәгатендә альтернатив ягулыклар өлкәсендә дөньякүләм лидерга әверелүне максат итеп куя.

Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән АКШка килде. Бүген Татарстан Президенты Борис Шраер белән очрашу вакытында компания җитәкчелеге вәкилләрен республикага килергә, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм производство булдыру перспективаларын өйрәнү өчен республикада булган мөмкинлекләр белән танышырга чакырды.

Бүген республика газ-мотор ягулыгына күчү өчен автопаркның тулы бер сегментын формалаштыра, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, бу шәһәр җәмәгать транспорты, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм башкалар булырга мөмкин.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә газ-мотор ягулыгына, әйтик, ашыгыч ярдщм машиналарын күчерүне тәкъдим итте. 

AG&T вәкилләре андый тәҗрибәләре булуын хәбәр иттеләр, алар Лос-Анжелеста ашыгыч ярдәм, полиция автомобильләрен күчерү турында әйттеләр. 

Яклар Татарстанда газны сыек хәлгә китерү өчен автоматлаштырылган аппаратлар җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләре хакында да сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.