Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәренә килде

22.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясендә катнашачак, Oracle компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак.

Татарстан Президенты шулай ук JVIS, American Gas&Technology компаниясе җитәкчелеге белән берничә эшлекле очрашу уздырырга һәм сөйләшүләр алып барырга, мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән Потомак университетында, Woz-U университетында, Стэндфорд университетында булырга ниятли.

Стэнфорд университетында Рөстәм Миңнеханов бизнес-мәктәптә булырга һәм бизнес һәм икътисадның дәүләт секторы вәкилләре өчен уку-укыту курсы лекцияләренең берсендә катнашырга җыена.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның инвестицияләр һәм инвестицион фондлар өлкәсендә эшлекле даирәләр белән очрашулары көтелә.

Иртәгә, 23 октябрьдә, Рөстәм Миңнеханов, Халыкара технология симпозиумында булып, «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.