Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумы эшендә катнашты

19.10.2018

“Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешенең өстенлекле юнәлеше буларак авыл хуҗалыгы” темасына узган Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумының пленар утырышы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләреннән башланды.

Владимир Путин чыгышында Үзбәкстан белән уңышлы хезмәттәшлек алып баручы Россия компанияләре арасында “КАМАЗ” ГАҖен дә атады.

Искәртик, хәзерге вакытта збәкстанда КАМАЗ автомобильләре паркы – 14 мең берәмлек тирәсе. 2017 елнвң ноябрь аенда «Узавтопром» һәм «КАМАЗ» ГАҖ хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Аның кысаларында «UzAutoTrailer» ҖЧҖ нигезендә Үзбәкстанда 1300 йөк машинасын җитештерү карала. Бүгенге көнгә комплектлар формасында автомобиль өлешләре китерелә. 2017 елда контракт буенча 97 берәмлек техника китерелгән, ә 2018 елда 342 КАМАЗ җыю комплектлары җибәрелгән.

Бүген Россия һәм Үзбәкстанның энергетика, углеводородлар чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә тәҗрибәсе тупланган, диде Россия Президенты, һәм Үзбәкстан икътисадына Россия инвестицияләре күләме 9 млрд. Долларга кадәр җитте.

Күптән түгел Татарстанда булган Ташкент өлкәсе хокиме Гуломжон Ибраһимов һәм Каракалпакстан Республикасы Югары Советы рәисе Муса Ерниязов чыгышларында Татарстан Республикасы белән элемтәләр үсеше турында билгеләп үттеләр.

Төбәкләр алдынгы компанияләрнең элемтәләр урнаштыруы яклы булуын ассызыкладылар. Үзбәкстан базарында КАМАЗ, Татнефть, Позис, Татспиртпром, Химград һәм башка Татарстан предприятиеләренә ихтыяҗ бар.

Бүген Ташкент өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы килешүне гамәлгә ашыруның “юл картасы” имзаланды. Анда 40 проект билгеләнә, шул исәптән үзара сәүдә йортларын булдыру, предприятиеләр филиалларын ачу, сөт производствосын локальләштерү һәм бакшалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.