Татарстан алга таба да Потомак университеты һәм Woz-U университеты белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ вузлары вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Очрашу Сан-Францискода узды.
Искәртик, Потомак Университеты быел ТИСБИ идарә университеты белән ике диплом тапшыру программасын гамәлгә кертә бешладылар.
Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин. Әлеге программа балалар бакчасыннан башлап югары уку йортына кадәр өзлексез белем бирүне күздә тота. Аерым алганда, инглиз телен һәм IT өлкәдә белем бирү программасын тирәнтен өйрәтүне гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.
«Бүген мондый программаларга ихтыяҗ зур һәм аларның яхшы перспективасы бар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге программалар балалар бакчаларыннан башлап өзлексез белем бирүне күздә тота», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге университетлар вәкилләре белән очрашулар уздырырга йөкләде.