Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына эш сәфәре кысаларында Стэнфорд университетында булды.
Бу хосусый университет Пало-Альто шәһәре янында урнашкан һәм АКШда да, дөньяда да иң абруйлы университетларның берсе.
Стэнфордта ел саен 6700 студент һәм 8000 аспирант белем ала. Барлыгы университетта 7 факультет: бизнес һәм идарә, педагогика, инженерия, социаль-гуманитар, хокукый, медицина, җир турында фән.
Рөстәм Миңнехановка университет тарихы, кулланыла торган инновацион алымнар турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов Hasso Plattner дизайн институтында булды. аны шулай ук "Д-мәктәп" дип тә атыйлар.
Аннары Виртуаль багланышлар лабораториясен карады. Ул Стэнфорд университетында 2003 елда профессор Джереми Байленсон тарафыннан оештырылган. Лаборатория виртуаль чынбарлыкны имитацияләүдә кешеләрнең үзара багланышлары нәтиҗәләрен һәм интернеттагы массакүләм мәгълүмат чаралары, элемтәләр системалары һәм уеннарда кешеләрнең үз-үзләрен тотышын өйрәнә.
Хәзерге вакытта лаборатория кеше бите функцияләрен анализлау һәм автоматлаштыру аша тануны өйрәнә.
Лаборатория иганәчеләре - Google, АКШ Фән үсеше фонды, CISCO, Стэнфорд озак яшәү үзәге, Konica һәм башкалар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бизнес югары мәктәбе нигезендә лекцияләр тыңлады. Аерым алганда, лекцияләр озак яшәү дәрәҗәсенә җитү методларына һәм биомедицина өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган иде.