Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2019» алдыннан «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты

11.11.2018

«Дакар-2019» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер»  командасы бүген Алабуга районының «Тарловка» сынау полигонында традицион смотр уздырды. Спортчылар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.   

Полигонга килгәч Татарстан Президентына халыкара узышларда Россия исеменнән чыгыш ясаучы автомобильләрне күрсәттеләр. Быел «КАМАЗ-мастер» командасы дүрт яңа йөк автомобилендә барачак.  

Аннары Татарстан Президенты техниканың әзерлеген үзе шәхсән сынап карады. 

«Бер урында таптанмавыбызга тагын бер кат ышандык, яңа эшләнмәләребез күп. „КАМАЗ“ 13 литрлы моторлар буенча “Дакар” керткән чикләүләрне хәл итә алды. Автомат тапшыру тартмасын камилләштерү буенча да зур эш башкарылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, барлык техника бик әйбәт хәлдә, машиналарның куәте һәм иминлеге яхшыртылган. «Тулаем безнең команда яңа раллига әзер. Спортчылар «КАМАЗ» автомобиль заводының, Татарстан Республикасының һәм бөтен илнең мәнфәгатьләрен яклаячаклар. Техник һәм инженерлар составына, конструкторларга, завод җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Узышчыларга исә уңышлар телим», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген «КАМАЗ-Мастер» командасы машиналары француз порты Гаврга юнәләчәкләр, анда аларны техник яктан тикшерәчәкләр. «Дакар-2019» ралли-марафоны Перуда 2019 елның 6 гыйнварында старт алачак. Маршрут озынлыгы 5 мең  километр. Ралли-рейд 17 гыйнварда Лимада финишка киләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.