Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты

10.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты. 

Искәртик, Александр Усс кичә, 9 ноябрь көнне, Красноярскта 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасында катнашу өчен, килде. 

Казанда Александр Усс 2013 елгы җәйге Универсиада мирасы булган спорт объектларын карый. 

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Универсиада-2019га әзерләнү мәсьәләләре турында сүз барды. 

Александр Усс Казан Кремлендә Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды: "Татарстанда булганымнан тирән тәэсирдә", - дип язды губернатор. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Усс Казан федераль университетының баш бинасы янында Универсиада утын кабызу урынына киттеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.