Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәрендә узучы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү тексты:
«Кадерле дуслар!
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы ачылу уңаеннан сезне чын күңелдән сәламлим.
Россия Федерациясе мөселман илләре белән – ике яклы нигездә дә, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышлар кысаларында да дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Безнең глобаль һәм төбәкләргә кагылышлы көн тәртибенең күп кенә актуаль мәсьәләләре буенча позицияләребез шактый якын. Без дөньяда хокук өстенлегенә һәм теләсә нинди дискриминация рәвешләреннән, көч кулланучы диктаттан, икътисадый һәм мәгълүмати басым ясаудан азат булган гадел демократик тәртип кору өчен бергәләп хезмәттәшлек итәбез.
Россия белән ислам дөньясы дәүләтләре арасында конструктив сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек, локаль конфликтларны һәм кризис ситуацияләрне җайга салуда үзара партнерлык багланышлары урнашкан.
Төркемнең бүгенге очрашуы мөһим проблематикага – террорчылыкка һәм экстремистик идеологиягә каршы торуга багышлана, шул исәптән мәгариф һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә яшьләр белән эшләү аша да. Ышанам, сез файдалы практик тәҗрибә алмашырсыз, уртак хезмәттәшлекнең перспектив рәвешләрен һәм юнәлешләрен билгеләрсез.
Сезгә уңышлы сөйләшүләр алып баруны телим һәм бар да әйбәт булсын».