Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Васильев Татарстан белән Дагыстан арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр

12.11.2018

Махачкалага килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев белән очрашты, анда яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Хәзерге вакытта төбәкара хезмәттәшлек Татарстан Республикасы белән Дагыстан Республикасы арасындагы Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм Чаралар планы нигезендә гамәлгә ашырыла, аңа 2018 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Махачкалага эш сәфәре барышында кул куелган.

Төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең 2018 елдагы казанышларыннан берсе турыдан-туры Казан – Махачкала һава юлларын ачу булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте