Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа «Ак чәчәкләр» бульвары белән танышты

10.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамындагы яңа «Ак чәчәкләр» бульвары буйлап узды.  

Бу территорияне төзекләндерү эшләре быел июль аенда башланган иде. Хәзер инде анда шәһәр кешеләре рәхәтләнеп ял итә ала.

Бульварда төрле функциональ зоналар корылган, Рөстәм Миңнеханов бульварны Красноярск крае губернаторы Александр Усс, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә йөреп чыкты.

Яңа җәмәгать киңлеге үзенчәлекләре турында Рөстәм Миңнехановка  Наталия Фишман сөйләп йөрде. «Катлаулы процесс булды. Монда кешеләр автомобильләрен парковкага куялар иде», - диде ул.  

«Ак чәчәкләр» бульвары Габдрахман Әпсәләмовның СССРда иң укылучы әсәре исеме белән аталган. Архитекторлар бу киңлектә 1960 нчы еллар эстетикасын һәм әсәр рухын чагылдырырга тырышканнар.  

Мондагы образларның берсе – милли татар бизәге, алар аяк астындагы ташларда сурәтләнгән. 

Керү мәйданчыгы Ямашев проспекты ягыннан корылган. Аның янында язучының татар хәрефле әсәрләрен басу машинкасы рәвешендә арт-объект урнаштырылган. Бу – архитекторлар һәм Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина идеясе.

Мәйданчык янында җәяүлеләр фонтаны. Фонтаннан соңгы территория «шәһәр кунакханәсе» шәкелендә корылган. «Серле бакча» дигән урын да бар, анда балалар өчен уен һәм спорт зоналары бар. Бульварны яшелләндерү өчен меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Әлеге киңлекнең бурычларыннан берсе – популяр ял итү зоналарын: Җиңү паркын, «Истанбул» скверын «Казан» гаилә үзәге яр буе белән тоташтыра. Бульварны төзекләндерү ике этапта барачак. Беренче өлеше – Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәр, икенчесе (2019 елда) – Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр.

Казанның Әпсәләмов урамындагы яңа җәмәгать киңлеген булдыруда районда яшәүчеләр дә катнашкан. «Киңлек гавами рәвештән кешеләр аерым-аерым җыелып ял итә ала торган урынга әверелә бар. Монда зур мәйдан бар, анда кафе булачак. Аннары табигатькә якынрак булу мөмкинлеге туа. Биредә тынычрак. Бер атнадан соң монда тренировкалар өчен уникаль спорт җайланмалары булачак. Искиткеч фонтан, тирәсенә йөзем куаклары утыртылган беседка да бар», – диде Татарстан Президенты ярдәмчесе. 


"Татар-Информ" МА материаллары буенча