Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасында катнаштылар

10.11.2018

Бүген Казанда Красноярскта 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасы узды. Студентлар уеннары утын Татарстан башкаласының үзәк урамнарыннан 24 факелчы алып барды, алар арасында - иҗтимагый эшмәкәрләр, спорт, мәгариф активистлары, яшьләр һәм атказанган хезмәткәрләре. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс катнаштылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк дип исәпли. Ул бу фикерен Красноярскта коллегалар белән кышкы Универсиадага  әзерлек мәсьәләләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә әйтте.

"Без бу шәһәрдәге коллегалар белән эшлибез һәм әлегә проблема юк. Спорт объектларын төзегәндә кыенлыклар килеп чыгуы аңлашыла, әмма без аларны җиңеп чыгачакбыз. Красноярск Казаннның эшен дәвам итәчәк», - диде республика башлыгы.


"Татар-информ" материалы