РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «КАМАЗ» ГАҖ заводларында булып, двигательләр, кабиналар эшләп чыгару, әзер йөк машиналарын җыю барышы белән танышты.
Игорь Комаров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озатуында двигательләр заводы цехларын карады. Аңа шулай ук көч агрегатларын җыю линияләрен һәм Р6 двигательләрен күрсәттеләр.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле двигательләр җитештерүнең барлык стадияләре белән танышты һәм эшчеләр белән аралашты.
Игорь Комаров шулай ук йөк машиналары өчен механик тапшыру тартмалары эшләп чыгара торган «ЦФ КАМА» заводында булды. Кунакка тапшырулар тартмасына эләккәнче, һәр деталь уза торган күпбаскычлы тикшерүләр системасы хакында сөйләделәр.
«КАМАЗ» ГАҖ заводлары белән танышканда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле кабиналар каркасы заводында һәм әзер автомобильләр җыела торган заводта да булды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәре белән беренче тапкыр Татарстанга килде.