Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычларны башкару өчен, алдагы елларда торак төзелешен елына 2,4 млн квадрат метрдан 3,6 млн квадрат метрга кадәр җиткерергә кирәк. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтте.
Татарстан Хөкүмәте йортында чыгыш ясаганда, Комаров торак өлкәсендә ике төп мәсьәләне: Россиядә торак тапшыру буенча темпларны елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру һәм уртача керемле гаиләләрне, шул исәптән 8 процентлы ипотека кредит ставкасы кулланып, торак белән тәэмин итү икәнлеген искәртте.
“2024 елга куелган гомумроссия бурычларын башкарып чыгу өчен төбәккә якынча елына 3,6 млн квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта биредә халыкның сатып алу мөмкинлеге турында сорау туа.
Төзелеш темплары бер үк вакытта кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге белән бергә барырга тиеш. Шулай булмаганда төзелгән торакның бер өлешенә ихтыяҗ булмаска мөмкин”, - диде Комаров.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле төзелеш күләмен арттырганда төзүче оешмаларга контрольне көчәйтү мөһимлеген искәртте. Бу алданучы торак өлешчеләре санын арттырмау максатыннан кирәк, диде ул.