Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрделәр.
Татарстанга беренче визитында Игорь Комаровны "Алабуга" зонасы резидентларына бирелә торган мөмкинлекләр һәм инфраструктура белән таныштырдылар. Быел октябрь аенда "Алабуга" дүртенче кат fDi Intelligence (группа Financial Times) журналы төзи торган рейтингка эләкте. Тимур Шаһивәлиев шулай ук "Алабуга"да гамәлгә ашырыла торгган стратегик мөмкинлекләр төрында хәбәр итте.
Игорь Комаров "Алабуга"ның иң эре резидентының берсе булган Ford Sollers заводларында булды. Анда ул компания җитештерә торган автомобильләр модельләре белән танышты: Ford Transit, Ford Explorer и Ford Kuga.
Шулай ук РФ Президентының ИФОдагы вәкаләтле вәкиле Kastamonu производствосында булды - Россиядә агач эшкәртүчеләре лидерларының берсе.