Рөстәм Миңнеханов: Чаллыга техник университет кирәк

13.11.2018

Татарстанның зурлыгы буенча икенче шәһәренә көчле педагогик составы булган техник университет кирәк. Шәһәр "КАМАЗ" заводлары һәм "Чаллы" АСИҮТ предприятиеләре өчен квалификацияле эшче кадрларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.  

Кадрлар җитмәү мәсьәләсен киңәшмә барышында"КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да күтәрде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр 19 федераль һәм республика программасында катнаша, 3 ел эчендә шәһәр икътисадына 157 млрд. сум кертелгән. Төяп җибәрелгән продукция күләме 43%ка арткан һәм 923,3 млрд. сумга җиткән. Шәһәрдә шул вакыт эчендә 15 мең яңа эш урыны булдырылган.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эре техник югары уку йорты оештырырга тәкъдим итте. "Чаллыда мәктәп укучыларын әзерләү системасы республикада иң яхшыларның берсе санала һәм, әлбәттә, иң талантлылары Казанга, Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китә. Шуңа монда эре техник университет кирәк. Безнең Казан университеты һәм "КАМАЗ" ГАҖ белән уртак проект бар, әмма техник университет куәтле булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бераз вакыттан Кама аръягы зонасында халыкара дәрәҗәдәге профильле мәгариф үзәкләре ачылырга тиеш. Түбән Камага нефть химиясе юнәлеше буенча университет кирәк, Әлмәттә югары нефть мәктәбе оештырырга, Чаллыда –   техник югары уку йорты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Миңнеханов фикерен хуплады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.