Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда ачылган репродуктология клиникасында булды. Яңа медицина оешмасы Казанда кичә генә эшли башлаган.
Мәртәбәле кунаклар клиникадагы репродуктолог, эмбриолог, гинеколог кабинетларын, операция, УЗИ бүлмәләрен, палаталарны карап чыкты.
“Бу гади медицина үзәге генә түгел, ә алдынгы медицина һәм белем бирү технологияләрен үз эченә алган оешма. Без дәвалап кына калмыйбыз, табибларны да укытабыз”, - диде журналистларга клиника җитәкчесе Евгений Юпатов.
Клиника мәйданы 700 квадрат метр тәшкил итә. Медицина фәннәре кандидаты булган 15 табиб эшли. “Клиникада хатын-кызлар консультациясе, балага уза алмаган хатын-кызлар өчен ЭКО бүлеге бар. Операция бүлмәсе яхшы җиһазланган", - диде оешма җитәкчесе. Биредә амбулатор ярдәм күрсәтеләчәк. Хатын-кыз балага узганчы, аннары йөклелек чорында һәм бала тапканчы биредә табиблар күзәтүендә була ала.
Евгений Юпатов әйтүенчә, клиникада мәҗбүри медицина иминияте буенча да медицина ярдәме күрсәтү ниятләнә. Бушлай һәм түләүсез хезмәтләр якынча 70:30 нисбәтендә булырга тиешлеген әйтте. Аның сүзләренә караганда, клиника елына 50 меңләп кеше кабул итәргә исәпли.
Компаниянең төбәк үсеше директоры Алсу Назырова әйтүенчә, клиникада заманча тикшеренүләрнең берсе – йөклелегенең 10-13 атнасыннан ук булачак ананың каны аша яралган баланың сәламәтлегендә төрле тайпылышларны ачыклау буенча генетик экспертиза. Аның сүзләренә караганда, киләчәктә клиниканың дәвамы итеп хастаханә ачу планнары да бар.