Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институтын 20 ел тулуы белән котлады

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институты студентларын, хезмәткәрләрен һәм аны тәмамлаучыларны белем бирү оешмасына 20 ел тулу белән котлады. Тантаналычарада Россия Федерациясе Президенты Эчке сәясәт Идарәсенең Дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов институт бинасын карады, уку аудиторияләре, китапханә, Гарәп каллиграфиясе һәм көнчыгыш сәнгатьләр үзәге, Татарларда ислам белеме тарихы музее экспозициясе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә ассызыклаганча, Россиядә ислам буенча беренче югары белем бирү йорты буларак, Россия ислам институты илсам дини белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы урында тора. 

90 нчы елларда федераль һәм республика мөселман хакимият органнары ярдәме белән ачылган ислам бөенча югары белем бирүче оешмалар максаты итеп ислам теологиясе, тарихы һәм мәдәнияты өлкәсендә белгечләр әзерләү иде. "Бүген институтның әлеге бурычны үтәгәнен ышанып әйтеп була: аякка басып, илебездә алдынгы мөселман уку йортына әверелде", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул уку йортының башка мөселман уку йортлары өчен методик үзәккә әйләнүен ассызыклады. Шулай ук мөселман әһелләре белемен эстәүдә дә ролен билгеләде. Институтны тәмамлаучылар арасында мөфтиләр булганнары да күп, күбесе илебездәге мәчетләрдә эшли, фәнни һәм эксперт учреждениеләрдә хезмәт итә. 

Россия ислам институтының Казан православ рухи семинариясе белән хезмәттәшлеге дә әһәмиятле, диде Татарстан Президенты. Бу Татарстанда төрле милләтләр һәм дин вәкилләренең тату яшәвен күрсәтә. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, институтның фәнни-мәгариф, мәгърифәтчелек эше Россия мөселманнарнының  "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме кысаларында элемтәләрне киңәйтүенә дә ярдәм итә, аны Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә 2014 елдан бирле җитәкли. 

ТР Президенты сүзләренчә, вуз алга таба фәнни һәм мәгариф эшчәнлегенәз бәйле берничә мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш - чит ил вузлары һәм фәнни-мәгариф үзәкләре белән багланышларны арттыру. Шулай ук ТР Президенты китап басу эшен арттырырга өндәде: "Әлеге эшне системалы итәргә кирәк. Институт җитәкчелеге бу өлкәдә тырышыр, дип ышанам". 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов вуз ректоры Рафыйк Мөхәммәтшинның институт үсешенә керткән өлешен ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.