Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүләрне цифрлы трансформацияләү» темасына Татарстан машина төзелеше предприятиеләре Координацион советының 8 нче утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар арасында Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, ФРГның Тюрингия федераль җирен Икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Края һәм башкалар иде.
Утырыш "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.
Утырыштагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, машина төзелеше тармагы республика сәнәгать җитештерүе күләменең 20%тан артыгын тәшкил итә. 2017 ел йомгаклары буенча тармакта төяп җибәрелгән продукция күләме 522 млрд. сум булган. Быел да шул ук темпларны саклап калырбыз, дип өмет белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанның машина төзелеше комплексында 300 меңнән артык предприятие эшли, шулардан 150се – эре компанияләр.
Машина төзелешен цифрлаштыру турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, эре предприятиеләр бу процессларның кирәклеген аңлый – беренче чиратта нәкъ менә цифрлаштыру киләчәктә конкуренциягә сәләтне арттырачак. Әмма цифрлаштыру темплары җитәрлек түгел әле.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада цифрлаштыру буенча бөтен бер программа булдырыла. «Безнең партнерларның цифрлаштыру буенча тәҗрибәсе гаять зур. Без бөтен бер программа булдырабыз, юнәлешләр буенча – тәҗрибә тапшыру һәм машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләү өлешендә эш төркемнәре төзеләчәк. Республикадан бу юнәлеш өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җавап бирәчәк. Иң мөһиме – безнең партнерлар бу карарны хуплыйлар. Без үзара файдалы булырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәктә «Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә.
Россия Президенты Владимир Путин куйган иң зур бурыч – чимал булмаган, энергетика булмаган экспорт күләмнәрен ике мәртәбә арттыру, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бу күбесенчә квалифкацияле кадрлар әзерлеге дәрәҗәсенә бәйле, һәм без хезмәткәрләрне яңа компетенцияләргә өйрәтергә тиеш, - диде ул . – Монда төп роль югары уку йортларына, ресурс үзәкләренә, «Ворлдскиллс» хәрәкәтенә бирелә.