Александр Терентьев: Коррупциягә каршы көрәштә битараф булмаган гражданнарның ярдәме кирәк

05.12.2018

Татарстан Республикасы башкаласы Казанда коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурслар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла. Быел мәктәп укучылары һәм студентлардан 700 дән артык эш килде.

Арча районыннан 9 яшьлек Малик Гыйльманов өченче урынны алды. Аның эше “Намус белән яшәргә кирәк” дип атала.

Бүләкләү тантанасы 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китереп уздырыла.

“Кызганычка каршы, бу бәйрәм турында бөтен кеше белми. Ләкин конкурста катнашучыларны күрү шатландыра. Минемчә, призлы урыннар алучыларның яшьтәшләре алар белән тигезләшәчәк”, - диде ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Руслан Гатин.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча.