Казанда Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы узды

07.12.2018

Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең киләсе утырышы 2019 елда, якынча март аенда, Прагада узачак. 

Бу хакта бүген Казанда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышында хәбәр итте. 

Искәртик, Россия Сәнәгать министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. 

Комиссия утырышыннан соң Денис Мантуров һәм аның хезмәттәше - Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирделәр. 

Денис Мантуров сүзләренч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ул "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" 18 нче халыкара күргәзмәсендә булган, анда төп экспонентлар белән танышкан. 

"Без Казанда күргәзмәне карадык, аннан хөкүмәтара комиссиядә сәнәгать кооперациясе, мәгариф, туризм өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләштек, - диде ул. - Узган ел товар әйләнеше күләмен исәпкә алып, без Россиядән экспорт һәм Чехиядән импорт артуы тенденциясен күрәбез. Узган ел нәтиҗәсе - 7 млрд. доллар тирәсе, быел 10 айда инде 6,8 млрд долларга җитә. Бу узган елдагыдан инде 17 процентка артыграк". 

Без килешенгәннәрнең иң әһәмиятлесе - бергәләп яңа тышкы базарларга чыгу, диде Денис Мантуров. 

"Без хөкүмәтара комиссиядә киләсе елның беренче яртысында, бәлки мартта, чираттагы утырышны уздырырга сөйләштек. хезмәттәшләр безне Прагага, Чехиягә чакырдылар. Бергәләп Россия белән Чехия бергә оештырган яңа предприятиене ачу мөмкинлеге булачак", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министры. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия белән хезмәттәшлек итү турындагы сорауларга җавабында хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Чехия Республикасы арасында хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә бара.

"Чехия белән товар әйләнеше үсә бара. Узган елда бу 450 млн. доллар булды, быел шулай ук үсеш көтелә. Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек көйләнде. Татарстанның стратегик партнеры - Көньяк Моравия крае", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Татарстан компанияләре дә Чехиягә инвестициялиләр. Бу - машина төзелеше, станоклар төзү, мәгълүмат технологияләре өлкәсе, агросәнәгать комплексы һәм башкалар. 

Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова хөкүмәтара комиссия утырышы нәтиҗәләрен уңай бәяләвен әйтте. Ул шулай ук Татарстанга беренче кат килүе турында хәбәр итте. "Бүген минем белән бергә Казанда 25 Чехия компаниясе, алар предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә тели", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.