Рөстәм Миңнеханов Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары командалары арасында иптәшләрчә матчта катнашты

07.12.2018

Казанның Боз сараенда Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды. Татарстан җыелма командасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төрле вакытларда Урицкий ис. СК «Итил» һәм «Ак Барс» Казан хоккей клублары өчен уйнаган спорт мастерлары Алексей Чупин, Вячеслав Андреев, Андрей Писарев, Руслан Зәйнуллин, Марат Вәлиуллин да бар иде. Татарстан җыелма командасын Россиянең атказанган тренеры Виталий Короткин җитәкләде.

Чехия командасы өчен бозга Чехословакия җыелма командасы составында уйнаган  күп тапкырлар Олимпия уеннары призеры Ян Гавел җитәкчелегендәге Чехиянең Extraliga уенчылары чыкты. Татарстан капкасын Евгений Мокеев саклады. Чехия командасын чигендә Марцел Кучера торды.

Матч чехлар өчен уңышлы башланмады. Беренче старт бишлеге капитаны Рөстәм Миңнеханов булган татарстанлылар 6 нчы минутта хисапны ачты. 6 минуттан соң Павел Терентьев Татарстан командасы өстенлеген икеләтте. Икенче периодтан соң хисап 4:4 булды. Өченче периодта Татарстан хоккейчылары алкаларны аеруча күп кертте. Матч 10:7 исәбендә Татарстан командасының җиңүе белән тәмамланды. 

Матчның иң яхшы уенчылары арасында Татарстан җыелма командасы капитаны Рөстәм Миңнеханов һәм һөҗүмче Владимир Бокарев булды. 

Искәртәбез, Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннары 2016 елның ноябрендә очрашканнар иде. Исәп Татарстан файдасына 5:2 булган иде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.