Марат Әхмәтов: 5 ел эчендә АCК тармагында инвестицияләр 253 миллиардка җитте

08.12.2018

Агымдагы елдагы авырлыкларга карамастан, Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе кимүенә юл куймады. Күбесенчә моңа агро-сәнәгать тармагына җитди инвестицияләр кертелүе исәбенә ирешеп булды. Бу хакта бүген гадәттәге республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районноар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Министр, 5 ел эчендә агро-сәнәгать комплекслары тармагы инвестицияләү 253 миллиардка: авыл ухаҗалыгы өчен 164 млрд, азык-төлек сәнәгатенә – 89 млрд сумга җиткәнен хәбәр итте.

Үсемлекчелек тармагында тормышка ашырылган проектлар арасыннан Марат Әхмәтов Әлмәт районындагы “Яшелчә үзәне” яңа индустриаль паркны билгеләп үтте. Мәйдан елына 13 мең тонна яшелчә җитештерү өчен 44 резидент җәлеп итүне күзаллый. Монан тыш, “Майский” теплица комбинатында 1 гектар мәйданда цех һәм 1 га рассада теплицасы эксплуатацияләнгән.

Техник модернизациягә килгәндә, ел саен авыл уҗалыгы өчен 5-6 миллиард сумлык техника сатып алына.

Чималга кисәк кенә бәя төшү аркасында, сөт терлеге белән булган авыр хәлгә карамастан, узган ел ахырында һәм быел республикада эре терлекчелек комплекслары эшләп китте. Иң эреләре арасында Әлки һәм Алексеевск районнарында һәрберсе 3 мең башка исәпләнгән 2 ООО “Хузангаевское” комплексы. Мамадышта 2,4 мең сыерлы “Продпрограмма” агро-сәнәгать комплексы, Кукмара районында Вахитов исемендәге Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы 1,5 мең баш сыерга комплекс төзеде.

Шулай ук быел 204 сыер торагы реконструкцияләнгән һәм модернизацияләнгән, моннан тыш 110 силос-сенаж траншеясе төзелгән. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.