Денис Мантуров һәм Марта Новакова Казанда машина төзелеше күргәзмәсен карадылар

07.12.2018

Бүген Казанга эш визитлары кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узучы "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" 18 нче халыкара күргәзмәне карадылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Денис Мантуров һәм Марта Новакова Чехия предприятиеләре стендларын карады. Best-Business a.s. (шомарту җиһазлары җитештерә), KJ-tech (гидроцилиндрлар, күп компонентлы эретмәләр һәм җиһазлар өчен корыч сата), ALTA (эшкәртү станоклары һәм технологик җиһазлар җитештерә), PILOUS (кисү станоклары), MPOWER Engineering (энергетика өлкәсе өчен җиһазлар җитештерә) һәм башка компанияләр стендлары тәкъдим ителгән. 

Шуннан кунаклар Татарстан стендлары белән танышты. «Казан Гипронииавиапром» АҖ 3D проектлау өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим итте. 

Шулай ук Денис Мантуров һәм Марта Новакова бу көннәрдә күргәзмәдә узучы «WorldSkills Russia» региональ чемпионатында катнашучылар белән очраштылар. Яшь белгечләр WorldSkills дүрт компетенциясе һәм WorldSkills Junior ике компетенциясендә ярыша. 

РФ Сәнәгать министрлыгы башлыгы Татарстанда кайсы белгечлек иң көчле дип сорады. Министрга ИТ өлкәдә күрсәткечләр яхшырак дип җавап бирделәр.

Аннары кунаклар республика машина төзелеше комплексына багышланган күргәзмәне карады. Татарстанның эре компанияләре вәкилләре предприятиеләре эшчәнлеге һәм Чехия партнерлары белән багланышлары турында сөйләде. Марта Новакованы, аерым алганда, республиканың газ-мотор техникасы үсеше өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыксындырды. Ул билгеләгәнчә, Чехиядә дә Европадагы кебек бүген альтернатив ягулык чыганакларына зур игътибар бирелә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.