Татарстан Президенты «TNA кагыйдәләре буенча сугышлар» дөнья чемпионатының финал өлешендә булды

07.12.2018

Бүген Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда «TNA кагыйдәләре буенча сугышлар» дөнья чемпионатының финал өлеше узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бокс буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Аренада өч авырлык категориясендә алты көрәшче катнашты.

Җиңел авырлыкта рингта Владислав Украинец (Россия) һәм Ассуйк Юссеф (Дания) очрашты. Дүрт катлаулы раунд эчендә җиңүче итеп Дания көрәшчесе танылды.  

Уртача авырлыкта көрәшкә Шер Мәмәзулунов (Үзбәкстан) һәм Любо Ялови (Сербия) кереште. Мәмәзулунов үткән ел яулаган титулын саклап калды.

Өченче титул өчен ярышта авыр категория буенча Голландиядән Фабио Кастелло Кваси, россияле Игорь Дармешкинга лаеклы каршы торып, җиңү яулады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.