Бүген Татарстана Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шиналар заводы, СССР атказанган сәнәгать хезмәткәре, Россия Федерациясе, РСФСР һәм ТАССР атказанган химигы Николай Александрович Зеленов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Аның хатыны Вера Зеленовага юлланган телеграммада Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Николай Зеленов исеменә Татарстан Республикасы шиналар сәнәгате оешуы, Түбән Каманың динамик үсеше, шәһәрнең мөһим социаль бурычларын хәл итү бәйле.
"Хөрмәтле Вера Никитична! Сезнең ирегез Николай Александрович Зеленов вафат булу хәбәрен тирән кайгы хисләре белән кабул иттем. ул сәләтле җитәкче, олы һәм үзенчәлекле шәхес иде. Түбән Кама халкы һәм бөтен аны белгән кешеләр исендә Николай Александрович мәңгегә зур хәрефтән Кеше булып кала, тырыш хезмәт кешесе һәм акыллы остаз. Аның теге дөньяга китүе - Сезнең гаиләгез өчен дә, бөтен республикабыз өчен дә зур югалту", - дилегән телеграммада.
"Кайгыгызны уртаклашам, шулай ук балаларыгыз Андрей Николаевичка һәм Оксана Николаевнага да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне үтенәм. Николай Александрович белән бергә яшәгән бәхетле еллар турындагы якты истәлекләр бергәләп кайгыны кичерергә ярдәм итсен. Бу авыр көннәрдә көчле һәм нык булыгыз", - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Николай Александрович Зеленов 1932 елның 28 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Лысково шәһәрендә туган (Горький өлкәсе). Хезмәт юлын 1950 елда Горький өлкәсендәге "Париж коммунасы истәлеге" затонындагы 6 нчы урта мәктәптә лаборант буларак башлаган. 1951 елдан 1956 елга кадәр М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү нәзек химия технологиясе институтында белем ала. 1956-1971 елларда Воронеж шиналар заводында эшли.
1971 елда Николай Зеленов төзелеп килүче Түбән Кама шиналар заводына директор итеп билгеләнә һәм анда 1997 елга кадәр җитәкчелек итә. Шул елларда илебез автомобильләр заводлары өчен күп серияле шиналар производствосын көйли, зур тизлекле радиаль шиналар җитештерелә башлый.
Николай Зеленов ТАССР Югары Советының унберенче һәм уникенче чакырылышында депутат итеп сайлана, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче чакырылыш депутаты була. Ул күп төрле дәүләт бүләкләренә лаеклы булган.
Ул бүген 87 яшендә вафат буган. Аның белән хушлашу чарасы 8 февраль көнне Түбән Кама Халык иҗаты йортында иртәнге сигездә башлана.