2018 ел йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районы бюджеты 1 млрд. сумнан артык керем җыйган, үткән ел белән чагыштырганда 7%ка артык. Бүген бу хакта Лениногорск муниципаль районы Советы утырышында район башлыгы Рәгат Хөсәенов хәбәр итте.
Утырыш Лениногорскта Мәдәният йортында узды һәм 2018 елда Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елга бурычларга багышланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп нотыгында Рәгат Хөсәенов хәбәр иткәнчә, бу үсеш асылда Лениногорск кешеләренең хезмәт хаклары арту белән тәэмин ителгән.
«Хисап чорында салым һәм салым булмаган керемнәр районның берләштерелгән бюджетына 1 млрд. сум күләмендә кергән, бу еллык планга карата 108%», - диде район башлыгы. «Район предприятиеләре буенча уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артык, 2017 елның шул чорына карата 113%, җан башына акчалата керем 25 мең сум», - диде Рәгат Хөсәенов.
Сәнәгать җитештерүе индексы – 103%. Эре һәм урта предприятиеләр килере 22 млрд. сум.
Рәгат Хөсәенов билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме кысаларында республика һәм җирле бюджетлар акчалары исәбенә 2018 елда 30 эшкуарга 21 млн. сумга якын субсидия бирелгән.
Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Лениногорск районы – Татарстан нефтенең бишеге».
Татарстан Президенты район активына һәм аның җитәкчелегенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Республика өчен әһәмиятле вакыйгалардан ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясен һәм Россия Президентының «май указларын» гамәлгә ашыруны атады.
Барлык илкүләм проектлар да безнең гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән, һәм Татарстан бу проектларның барысында да катнаша.
Аннары Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Татарстанны социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында сөйләде.
Татарстан – Россия Федерациясенең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе, диде ул.
Лениногорск районы башка районнар арасында социаль-икътисадый үсеш ягыннан 14 нче урында. Лениногорск районы җыелма территориаль продукт күләме буенча 5 нче урында, уртача хезмәт хакы буенча – 9 нчы урында, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча – 11 нче урында, авылны үстерү буенча – 23 нче урында.
«Терлекчелеккә игътибар итәсем килә. Бүген җыелма сөт савымы күләме районда 46 тонна, Азнакай районында – 120 тонна, Кукмарада – 253 тонна», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда төп проблемаларның берсе – балалар туу кимү. 2018 елда республикада 46 мең 320 бала туган, 2017 елда – 48 мең 298 бала.
«Республикада кешеләр санының табигый артуы 1,6 мең кеше. Сезнең район буенча 395 кешегә кимегән. Шуңа күрә демография, сәламәтлек саклау мәсьәләләре бик мөһим. Без балалар өчен яслеләрдә урыннар саын арттыру буенча эш алып барабыз, 2020 елга кадәр бу сан 8 меңгә җитәчәк», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2020 елда «Лениногорскнефть» НГЧИнең 75 еллыгы һәм Лениногорск шәһәренең 65 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Лениногорск районының республика икътисадына керткән өлешен бәяләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә: «Сезнең потенциал гаять зур, сезнең хезмәт мөһим».