Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе киңәшмәсендә катнаша

07.02.2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе киңәшмәсендә катнаша. 

Киңәшмә 2018 елда ведомоство эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елда бурычларына багышланган. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында уза. Рәсми Татарстан сайтында транляция оештырылган. Видеоконференция режимында киңәшмә эшендә Татарстан республикасы муниципаль районнары, Марий Эл, Чуваш Республикасы катнаша. 

Киңәшмә эшендә шулай ук Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алёшин катнаша. 

Чараны Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров ачты. 

Аның сүзләренчә, 2018 елда сәнәгать һәм икътисадый куркынычсызлык өлкәсендә 13 меңнән артык тикшерү үткәрелде. 65 меңнән артык хокук бозу очраклары ачыкланды. Производство объектлары һәм техник җайланмалар эшен туктату нәтиҗәсендә 69 потенциаль авария кисәтелде, бу 2017 елдагыдан 2,5 кат артык. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.