Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты

07.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының «Трансмашхолдинг» компаниясн белән эшләү теләге бар.

Татарстанның компания белән мөнәсәбәтләре күптән килә һәм, булган тәҗрибәгә таянып, киләчәк хезмәттәшлек турында да сөйләшергә мөмкин.

Безнең продукция китереп тору буенча элемтәләребез эшләнгән, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның 50ләп предприятиесе «Трансмашхолдинг» өчен 400 млн. сумлап продукция китереп тора. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, компания өчен шулай ук үзе җитештергән заманча техниканы һәм җайланмаларны республика предприятиеләренә тәкъдим итү дә мөһим.  

Андрей Бокарев билгеләп үткәнчә, «Трансмашхолдинг» тимер юл транспорты, шулай ук рельслы шәһәр транспорты җитештерүдә илдә лидерлардан санала.

Бүгенге очрашу барышында яклар транспорт өлкәсендәге хезмәттәшлекнең башка перспективалары турында да фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.