Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы кысаларында Остаз көнендә катнашты

15.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Максаты – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы финалында катнашу.

Искәртәбез, 2018 елдан Рөстәм Миңнеханов – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.

«Россия лидерлары» – илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – лидерлык сыйфатлары һәм идарәчел компетенцияләре дәрәҗәсе югары булган перспектив җитәкчеләрне табу, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Быел конкурс финалы 13 марттан 17 мартка кадәр Сочида уза. Дистанцион һәм шунда килеш сынауларны уңышлы узган өч йөз иң яхшы җитәкче Россиянең иң масштаблы кадрлар конкурсында көч сынашачак.

13 мартта төп программаның беренче көне узды (Социаль көн). Икенче көне 14 мартта Үсеш көне булды.  

Бүген, 15 мартта, Остаз көне. Бүген конкурсның чакырылган остазлары финалның бәяләү чараларында актив катнашачак. Алар финалистларның идарәчел кейсларын коллектив рәвештә хәл итүләрен караячак, эшләренә бәя бирәчәк. Бүген «Эльбрус» лидерлар клубы әгъзалары катнашында панель дискуссия дә планлаштырылган.

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов остазлар өчен брифингта катнашты.   Брифингны конкурсаның экспертлар советы рәисе, бизнес-консультант, «Персоналны үстерү һәм үзгәрешләрне гамәлгә кертү» юнәлеше җитәкчесе Павел Безручко уздырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.