Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

13.03.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

“Беренче комплекс буенча без төзелеш мәйданчыгына чыктык инде. Мондый проектларны сыйфатлы һәм үз вакытында гамәлгә ашырырга безнең көчебездән килә. Шуны да исәпкә алырга кирәк, беренче комплексны файдалануга тапшыру елы -2020 ел, ә бу республикага 100 ел тулган ел. Татарстанның киләчәктәге үсеше конкурентлыкка сәләтле мәгариф системасын булдыру белән бергә барырга тиеш. Булачак полилингваль комплекс - заманча белем бирү процессын үстерү юнәлешләренең берсе”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Бондаренко урамындагы мәктәп төзелешенең барышы турында “Грань” ҖЧҖ генераль директоры  Леонид Анисимов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, беренче мәктәп төзелеше һәм “165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” бинасын реконструкцияләү берүк вакытта алып барылачак.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Айдар Шәмсетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте