Рөстәм Миңнеханов Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыру уңаеннан Уфага килде

17.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада эш сәфәрендә. Төп максаты – Башкортстан АССРның 100 еллыгы кысаларында Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыру чараларында катнашу. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашырга, «Дуслык күпере» мәдәни-танып белү күргәзмәсе проекты белән танышырга һәм Татарстан сәнгать осталары концертын карарга ниятли. Тагын Рөстәм Миңнеханов «Салават Юлаев» белән «СК им.Урицкого» командалары арасында хоккей ветераннарының иптәшләрчә матчын ачу тантанасында булачак.

Иртәгә, 18 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашачак. Очрашу кысаларында ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә.  

Моннан тыш, Уфага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан - Башкортостан» эшлекле форумы ачылышында чыгыш ясарга һәм Уфа дәүләт нефть техник университетына барырга җыена. Аннары Уфаның Беренче Җәмыгъ мәчетендә Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашачак.   

Шулай ук Татарстан Президенты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Һәйкәл «Нур» Уфа дәүләт татар театры каршындагы мәйданда куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.