Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында Башкортостанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхеразыев, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.
Башкортостан татарлар элек-электән яшәгән традицион территория. Татар халкы тормышында Уфа аерым урын алып тора, ул, Казан белән бергә, күптәннән татарларның милли, мәдәни, дини һәм сәяси тормышының мөһим үзәкләреннән берсе булды. Советлар чорында Башкортстан АССРның дәүләт идарәсе органнары эшчәнлеген торгызуда, икътисадның күп кенә тармакларын: нефть, химия һәм нефть химиясе сәнәгатен, башка юнәлешләрне үстерүдә татарлар мөһим роль уйнады.
Бүген Башкортостанда 1 миллионнан артык татар гомер сөрә. Татар иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек алып бара. Аерым алганда, күп еллар буена Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе, Башкортостан Республикасы Татар конгрессы, «Берлек» төбәк татар иҗтимагый-мәгърифәтчелек оешмасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлектә.
Очрашу барышында Башкортостан татар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләре чыгыш ясады. Мәдәният һәм фән эшлеклеләре татар телен саклап калу, татар авылларына ярдәм күрсәтү, Татарстан белән Башкортостан арасында социаль-мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту кебек актуаль темалар күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан белән Башкортостан Россиянең әйдәүче төбәкләреннән санала. «Татарстан һәм Башкортостан икътисадлары бер-берсен тулыландыра. Бүген безнең товар әйләнеше 34 млрд. сумнан артып китә. Безнең бүләр нәрсәбез юк, киресенчә, дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтергә кирәк», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 2 млн. татар яшәсә, Башкортостанда – 1 миллионнан артык. «Татар белән башкорттан да якынрак беркем дә юк. Безнең уртак нәрсәләребез бик күп: телебез, милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз, динебез. Һәм без боларны бик кадерләп сакларга тиеш», - диде ул.
Ул искәрткәнчә, күптән түгел Болгар ислам академиясен Башкортостаннан политолог һәм галим Данияр Габдрахманов җитәкләде. Ә эше озак еллар Татарстан белән бәйле булган Александр Сидякин Башкортостан Республикасы Башлыгы Администрациясен җитәкли башлады. «Ышанам, алар төбәкләребез арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга үзләреннән зур өлеш кертерләр», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
«Башкортостанның бөтен тарихында бездә бер генә милләтара конфликт та булмады һәм бу традицияне без киләчәктә дә дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Безнең республика һәрвакыт татулык территориясе, тынычлык һәм башка халыкларга карата ихтирам зонасы булды. Татарстанга безнең мөнәсәбәтебез аеруча җылы. Сез – безнең өчен озак гасырлар буена шатлыгын да, кайгысын да уртаклашкан тугандаш халык», - дип белдерде Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Уфага бүгенге эш сәфәре Татарстан белән Башкортостан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдә яңа дәвер башлануын чагылдыра. «Без тугандаш татар халкына безнең республикада уңай булсын һәм аны ватаны дип санасын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», - диде Константин Толкачев.