Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үткән елның апрелендә Татарстан Республикасының тарихи җирлекәрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узган. Ул чакта башкалабызның тарихи йөзен саклап калырлык концепция эшләү бурычы куелган булган.
Бу документта тарихи җирлек чикләрендә төзелеш алып бару кагыйдәләре эшләнергә тиеш булган.
«Казан үзәге – инвестицияләр һәм туристлар җәлеп итәргә, ә шәһәрне үстерү сәясәте борынгы шәһәрнең тарихи тирәлегенең сакланып калуын тәэмин итәргә тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Казанның генераль планы өлешендә проект төркеменең эшче мәсьәләләре турында нотык белән Казан үзәге концепциясенең проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков чыгыш ясады.
Концепциянең төп максаты – территорияне үстерүнең социаль-икътисадый, хокукый һәм киңлекләр моделен булдыру, бу чакта шәһәрнең тарихи йөзен саклап калу гарнатияләнергә тиеш.
Олег Маклаков хәбәр иткәнчә, концепциянең эштәге атамасы – «Казан үзәге: тотрыклы үсеш». Ул кыскача гына шәһәр үзәгендә иҗтимагый инфраструктура эшләве, җәяүлеләр активлыгы буенча уздырылган тикшеренүләр турында сөйләде. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, җәяүлеләр өчен йөрү маршрутлары һәм тарихи үзәктә урнашкан объектларның бер-беренә бәйлелеген булдыру кирәк», - диде ул.
Олег Маклаков билгеләп үткәнчә, бүген шәһәр үзәгендә файдаланылмый торган территорияләр бар, аерым алганда, Нариман урамы районында һәм Идел елгасы яр буена таба ара. Ул елга порты районы, «Локомотив» пляжы потенциалын киңәйтергә тәкъдим итте, тулаем Идел елгасына таба җәяүле маршрутларга чыгу мөмкинлеген файдаланып.
Киңәшмә барышында берничә эшче мәсьәлә каралды, Казан агломерациясен үстерү турында стартегик йөкләмә билгеләп, бу мәсьәләне өстәмә фикер алышуга чыгару турында карар кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов концепцияне эшләүне дәвам итүне оештыру өчен мондый киңәшмәне июнь аенда тагын уздырырга тәкъдим итте.