Хоккей – Татарстанда да, Башкортостанда иң төп спорт төре. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы хоккей ветераннары командалары арасындагы иптәшләрчә матч башланыр алдыннан хәбәр итте . Тантанада Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.
Хоккейчыларга көч биреп торырга меңләгән җантар җыелган иде, «Уфа-Арена» спорт комплексы трибуналары тулган иде.
Шунда җыелганнарны сәламләп, Радий Хәбиров искәрткәнчә, бүген Башкортостанда Татарстан көннәре башланып китте. «Без Татарстан белән Башкортостан – тугандаш республикалар булуын һәрвакыт белә идек. Без командаларыбыз башкалар белән уйнаганда безнең „Салават Юлаев“ өчен дә, „Ак Барс“ өчен дә бергәләшеп җан атабыз. Ветераннар командаларына уңышлар телим, алар илебез хоккеен данлауга бик зур өлеш керттеләр. Сезгә гадел спорт ярышы телим», - диде Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Башкортостанда Татарстан көннәре кысаларында Уфага зур делегация килгән: мәдмәният әһелләре, эшлекле даирәләр вәкилләре, шулай ук хоккейчылар командасы. «Сезгә яхшы уен телим һәм безнең спортчыларга көч биреп торырга килүчеләргә рәхмәт!» - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы гимннары яңгырады, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров символик алка аттылар.