Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Башкортостанның үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы бай

18.04.2019

Татарстан белән Башкортостанның үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы бай. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Уфага эш сәфәре кысаларында узды.   

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка Татарстан  белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибарлары һәм Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыруны оештырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Башкортостан Россия Федерациясе республикалары арасында беренчеләрдән булып хәзерге заман дәүләтчелегенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Башкортостан юбилеенә социаль-икътисадый үсешендәге зур казанышлары һәм киләчәккә олы планнары белән килде, диде ТР Президенты. 

«Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли гореф-гадәтләр, бер дин, телләребез охшашлыгы, икътисадый мәнфәгатьләрнең бердәмлеге берләштерә. Татарстан белән Башкортостанның чикләре уртак, автобус һәм тимер юллар, турыдан-туры һава юллары белән бәйли. Башкортостанда Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Башкортостан вәкиллеген Татарстанда ачу планлаштырыла. Без ярдәм итәргә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, Башкортостанда Татарстан көннәре хезмәттәшлекнең киң спектрын колачлый: рәсми багланышлардан һәм эшлекле партнерлыктан алып күп кырлы гуманитар багланышларга кадәр. «Бүген без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзаларга җыенабыз. Әлеге документ тугандаш республикаларыбыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа дәверен ачачак», - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Башкортостан – Татарстанның  стратегик партнеры. Төбәкара товар әйләнеше 34 млрд сумнан артып китә..

Башкортостан коллегалары белән Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ», «ТАНЕКО», «НӘФИС» предприятиеләре, АСК предприятиеләре һәм башка күп кенә предприятиеләр уңышлы хезмәттәшлек итә.

«Без нефть-газ тармагында, транспорт машина төзелешендә, энергетикада һәм энергия ресурсларын сак тотуда, төзелештә һәм җитештерү инфраструктурасын модернизацияләүдә, агросәнәгать комплексында, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүдә, социаль өлкәдә хезмәттәшлек итәргә телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул искәрткәнчә, быел августта Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче белгечлекләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Киләсе атнада «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019» халыкара икътисадый саммиты башланып китә. Татарстан Республикасы Президенты Башкортостан вәкилләрен шушы чараларда катнашырга чакырды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Башкортостанда 1 миллионнан артык  татар яши. Уфа гомер-гомергә татарларның милли, мәдәни, дини һәм сәяси тормышының мөһим үзәкләреннән берсе булды. Татарстан Республикасы Президенты бу тарихи багланышларны ныгытырга өндәде.   

Рөстәм Миңнеханов Башкортостан җитәкчелегенә республикада яшәүче татарларның мәдәни һәм рухи ихтыяҗларына күрсәткән игътибарлары, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда  Башкортостанның 100 еллыгы уңаеннан шәһәрләрдә һәм районнарда башкортларның корылтайлары һәм башка чаралар узды. 

Үз чиратында Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә башкорт  предприятиеләре Татарстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. Муниципальара дәрәҗәдә мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. Башкортостан һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палаталары бергәләп эшли. «Төбәкләр  бизнес-кооперацияне ныгыта, эшлекле багланышларны киңәйтә», - диде Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Башкортостан Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

Шулай ук Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Салават Юлаев орденын тапшырды. Бүләк «Башкортостан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен» бирелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.