Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын үткәрде

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,  ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре. Утырышта Татарстан территориясендә гамәлгә ашырырга ниятләнгән проектлар каралды. 

Башта "Түбәтәй Тауэр" башнясын төзү проекты каралды. Инвестор - Пермьнән эшкуар. Ул билгеләгнәчә, Казанда соңгы елларда туризмны үстерүдә зур казанышларга ирештеләр. Проект туристларн җәлеп итүгә юнәлтелгән. Объектны Казансу елгасының уң чрында Су спорт төрләре сарае янында урнаштыру тәкъдим ителә. Конструкция биеклеге - 125 метр. Анда 95 метр биеклектә күзәтү мәйданчыгын оештыру, янындагы территориядә тематик парк оештыру карала. Инвестор исәпләве буенча "Түбәтәй Тауэр" елына 500 меңгә кадәр кунак кабул итә ала. Проектны гамәлгә ашыру срогы - 2,5 ел. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның сәнгатьле бизәлешен уйлап бетерергә тәкъдим итте. 

Икенче проект - Казанда медик реабилитация үзәге төзелеше. Халыкка терәк-хәрәкәт итү аппараты травмалары, йөрәк чирләре, неврологик зарардан соң тергезүгә юнәлтелгән югары технологияле медик хезмәт күрсәтү учреждениесен төзү тәкъдим ителә. Әлеге үзәктә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт тә күрсәтеләчәк. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикага әлеге проект кирәк. Ул профильле министрлыкларга инвесторга җир кишәрлеген сайлау, инженер челтәрләрен тоташтыру өлкәсендә ярдәм күрсәтергә йөкләде. 

Шуннан "Эр Ликид" компаниясе проекты тәкъдим ителде. Проект Татарстан дәвалау-профилактика учерждениеләренә медицина кислородын саклау һәм тәэмин итү системасын яңарту һәм төзекләндерүне тәкъдим итә. Компания шундый ук проектны Казанда гамәлгә ашырды инде. Хәзер Чаллы һәм Түбән Камада эшне дәвам итәргә ниятли.

ТР Президенты проектны раслады һәм компаниянең үзен уңай яктан күрсәтүен искәртте. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге нигезендә медицина сәнәгать паркын оештыру проекты белән танышты. Медицина җиһазларын һәм шуңа бәйле товарларны җитештерүче резидентларны җәлеп итү планлаштырыла. 

Рөстәм Миңнеханов проектны югары бәяләде һәм резидентлар белән эш алып баруга аеруча игътибар итәргә киңәш итте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.