Татарстан Президенты Казахстанның Россиядәге Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә үтте. Анда Росся-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.