Татарстан Президенты Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Яр буе территорияләрен төзекләндерү концепциясен архитектор, Orchestra Design студиясенә нигез салучыларның берсе Эдуард Моро тәкъдим итте. 

Ул Миллениум күпереннән алып Киров дамбасына кадәр иҗтимагый киңлекләрне комплекслы рәвештә үстерергә тәкъдим итә, Фестиваль кварталын, Белем паркын һәм Яшьләр паркын булдыруны күздә тота. Фестиваль кварталы - Казан Кремле итәгендә актив җәмәгать киңлеге. Бу территориядә төрле мәдәни вакыйгалар оештырылачак, алар казанлыларга һәм шәһәр кунакларына кызыклы була.

Белем паркы «Казан» милли-мәдәни үзәге территориясендә урнашачак. Паркта активлык кунакларны Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак. Территорияне комплекслы үстерү китапханә киңлегенең яңа форматы булдырырга һәм территориянең табигый экосистемасын торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр паркында төп игътибар спорт өлешенә бирелә. Монда туп белән уеннар өчен мәйданчыклар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы зоналар була.

Яр буен төзекләндерү - кирәкле этап, ул казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын җәлеп итеп торачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проект буенча эшне дәвам итәргә һәм тәкъдимнәрне игътибар белән карарга кушты.

Киңәшмәдә Татарстан Президентына, шулай ук, сәламәт яшәү мохитен исәпкә алып, медицина учреждениеләрен реконструкцияләү һәм төзү концепциясен тәкъдим иттеләр. Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү буенча масштаблы эш алып барыла, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул бу проектларны эшләү, проектлау һәм гамәлгә ашыру вакытында яңа алымнарны активрак кулланырга өндәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.