Рөстәм Миңнеханов Кукмарада Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Кукмарада Татарстанда Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль идарәләре вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. 

Доклад белән Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 2016 елдан ведомствоара эш төркемнәре кысаларында аерым игътибар категориясе булган затлар белән адреслы эш алып барыла. Узган ел дини һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең яңа юллары табылды. Белем бирү оешмалары балаларны адаптацияләүдә ярдәм итә, шулай ук узган ел өлкәннәрне эшкә урнаштыру буенча сораулар хәл ителә.

ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, республикада мәгариф программаларын гаиләдә үзләштерүче укучылар саны артуы күзәтелә. Андый укучылар саны - 1359 кеше. Еш кына моны дини инанулар белән аңлаталар. Әмма өйдә укыган укучылар кайбер фәннәрдән БДИны мәктәптәгеләр белән чагыштырганда начаррак бирә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, химия һәм физиканы өйрәнү махсус материаль база таләп итә: лабораторияләр, махсус җиһазлар һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов. Кирәкле җиһазлар мәктәпләрдә генә бар.

Мәгариф учреждениеләрендә яшүсмерләр һәм анда эшләүче өлкәннәр арасында дистанцияне киметү мөһим, дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов. Мәктәпләрдә педагоглар, психологлар, тренерлар һәм яшүсмерләр клубларында белгечләр роле аеруча әһәмиятле, диде министр. "Нәкъ менә шул белгечләр яшүсмернең тотышыннан вакытында потенциаль куркынычны билгеләргә тиеш, шуңа тиешле җавап бирергә һәм аны файдалы шөгыльгә җәлеп итәргә тиеш", - диде Фәттахов. 

Күпмилләтле Татарстанда тынычлык һәм иминлекне тәэмин итү - уртак бурыч, дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов. «Бу эшкә иҗтимагый берләшмәләрне, дини оешмаларны җәлеп итү, шулай ук мөмкин булган барлык резервларны мобилизацияләү мөһим», — диде ул, муниципаль дәрәҗәдә ведомствоара хезмәттәшлек кирәклеген билгеләп.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.