Рөстәм Миңнеханов: Наркомания таралуга каршы көрәш – безнең дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарага  эш сәфәре  кысаларында Татарстанда Наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, территориаль федераль структуралар җитәкчеләре һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. 

Утырышыта 2018 елда республика министрлыклары һәм ведомстволарының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр таралышына каршы һәм Татарстанда халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау  эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың икътисадый потенциалы мөһим социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Эшебезнең төп критерие халыкның тормыш дәрәҗәсе булып кала. Наркомания таралуга каршы көрәш – безнең дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше», - диде ТР Президенты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда республикада наркоманиягә каршы көрәш проектларын гамәлгә ашыруга һәм коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүгә шактый акчалар бүлеп бирелгән. Бу наркомания таралуның куркыныч үсеш тенденциясен тутатып торуга, авырулар һәм үлем-китем санын киметүгә, шулай ук наркология учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга китерде. 

Республика территориясендә наркотиклардан бәйле кешеләр өчен 9 дәүләт реабилитация үзәге эшли. Казанда «Роза ветров» муниципаль социаль-реабилитация үзәге наркотиклардан бәйле кешеләрне ресоциализацияләү буенча 7 программаны уңышлы гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, ИТ-технологияләрнең үсеше төрле мәгълүмат таралу чикләрен киңәйтә, шул исәптән наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча да. Үткән ел республикада наркотиклар искә алына торган 750 Интернет-бит хокук саклау органнары тарафыннан туктатылган.

Утырышыта шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Лениногорск районы башлыгы  Рәгать Хөсәенов та чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына наркотикларны куллануны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән чараларны эшләргә, наркотиклар куллану куркынычы янаучы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән эшләүнең адреслылыгын көчәйтергә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт сегментындагы реабилитация үзәкләрен үстерү эшен активлаштырырга кушты.    

«Хокук саклау органнарына республика территориясендә тыелган матдәләрне тәкъдим итүне булдырмау буенча нәтиҗәле чаралар кабул итәргә, башка төбәкләрдән булган хезмәттәшләре белән бергә эшләргә, ИТ-технологияләр мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга, наркобизнеска каршы көрәшнең яңа алымнарын кулланырга кирәк», - диде ул.

Шулай ук Татарстан Президенты яшьләр белән актив эш алып барырга, адреслы социаль проектлар әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга йөкләмә бирде.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.