Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Төркия» эшлекле форумында катнашты. Чара Татарстан делегациясенең Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды. Аның эшендә Төркия Республикасы Сәүдә министры Рухсар Пекҗан, Төркиянең тышкы икътисадый багланышлары комитетының Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Тунҗай Үзилхан, Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъёлышев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Чыгышында Рухсар Пекҗан ассызыклаганча, эшлекле форум Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киңәйтергә ярдәм итәчәк. «Татарстан җитәкчелегенең зирәк гамәлләре нәтиҗәсендә соңгы вакытта республика инвестицияләр җәлеп итү үзәгенә әверелде. „Алабуга“ МИЗда берничә Төркия компаниясе үз җитештерүен алып бара. Рөстәм Миңнехановка безнең бизнес-структураларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт . Без үз чиратыбызда һәрвакыт Татарстан компанияләре өчен ачыкбыз һәм аларны Төркиягә чакырабыз», - диде министр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан күп кенә Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек итә, шулардан: «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеҗам» – «Тракья Гласс», «Шишеҗам» – «Аутоматив Гласс», «Җошкуноз» (Бурса провинциясеннән), «Колуман», «Тирсан Кардан» һәм башкалар.
«Бүген „Гебзе“ комапниясе вәкилләре белән очраштык. Без Свияжск мультимодаль комплексы базасында халыкара сәнәгать зонасы оештырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, Чаллыда „Санрайз Сити“ торак һәм сәүдә-офис комплексы төзелде, аны Төркиянең „Хәят Холдинг“ инвесторы гамәлгә ашырды».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен Төркия белән хезмәттәшлекнең күп төрле рәвешләре кызыклы. Ул энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ, сәламәтлек саклау, төзелеш, АСК, туризм тармакларын перспектив дип атады.
«Без Төркия бизнесының Татарстанда үз проектларын киләчәктә дә үстерүләрен телибез һәм барлык кирәкле шартларны булдырырга әзербез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Төркиянең тышкы икътисадый багланышлары комитетының Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Тунҗай Үзилхан Россияне Төркиянең иң төп тышкы икътисадый партнёрларының берсе дип атады.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Алабуга» МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев чыгыш ясадылар.
Форум азагында Төркия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.