Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

15.05.2019

Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Истанбулда Россия Генераль консулы Андрей Подъелышев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   

Очрашуны ачып, Васил Шәйхеразыев ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Төркия арасында күп тармакларда: сәүдә-икътисадый багланышлар, культура, мәгариф, фәндә тыгыз хезмәттәшлек үсә.  

Аннары Истанбулның Идел буе-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү («Идел-Урал») җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы чыгыш ясады. Ул кыскача гына оешма тарихы турында сөйләде. Оешма 1960 елларда төзелгән. Бу оешманы төзү фикере белән гомеренең соңгы елларында Гаяз Исхакый йоргән, әмма аның укучылары һәм татарфдарлары тормышка ашырган.   

Гөлтән Ураллы хәбәр иткәнчә, Истанбулда татар милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен Татар мәдәнияте үзәге ачарга җыеналар. Монда татар телен өйрәнү курслары, татар бию мәктәбе оештырырыга, фәнни һәм мәдәни чаралар уздырырга ниятлиләр.   

Очрашуда Төркия татарларына Россия гражданлыгын алу мәсьәләләре, Мәрмәрә университеты каршында Каюм Насыйри Институты үзәген ачу перспективалары, шулай ук Төркия гражданнары өчен виза режимын гадиләштерү мөмкинлеклекләре турында сөйләштеләр.  

Соңгы мәсьәлә буенча Истанбулда Россия Генераль консулы Андрей Подъелышев аңлатма бирде. Ул искәрткәнчә, бу тема Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган очрашуында да күтәрелгән. «Без әкренләп шуңа барабыз, диелде очрашуда», - диде Андрей Подъелышев. 

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә үз телләренә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәни үзенчәлекләренә аерым игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.  

«Озак еллар Төркиядә яшәсәгез дә, Татарстан белән элемтәләрегезне өзмисез. Бу бик күркәм күренеш. Ышанам, бергәләп без сез күтәргән мәсьәләләрне хәл итә алырбыз», - диде ул. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Идел-Урал» җәмгыятенең актив әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. 

Бүген тагын Истанбулда Татарстан Президенты Төркиянең иң зур мәчете Чамлыҗада булды. Мәчет май башында ачылган. Корылма 63 мең мөселманга исәпләнгән. Мәчеттә намаз укучылар өчен биш эчке ишегалды, сәнәгатьләр галереясе, китапханә, конференц-зал һәм автопарковка бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.