Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Киңәшмәдә катнашучылар үзәкләрнең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматны тыңладылар.
2019 елга куелган бурычлар һәм үзәкләрнең эшчәнлегенә кагылган башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Үзәкләрнең эшчәнлеге турында “Медицина фәннәре үзәге” төбәк инжиниринг медицина симуляторлары үзәге” АҖ, “Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге” АҖ, “Прототиплаштыру һәм Россия робот техникасын гамәлгә кертү үзәге” АҖ, “Цифрлы технологияләр үзәге” АҖ, “КАИ-Лазер” сәнәгый лазер технологияләр төбәк инжинирингы үзәге” АҖ вәкилләре сөйләде.