Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы, Истанбул мэры вазыйфаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты һәм ТСМФТҮ үзәгендә булды

16.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы, Истанбул мэры вазыйфаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяга очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача гына Төркиягә әлеге эш сәфәре турында сөйләде.   

«Без Төркия партнерларыбыз белән тыгыз хезмәттәшлектә, шул исәптән Истанбул белән дә. Мөнәсәбәтләр үсешенә шәһәрләребез арасында турыдан-туры һава юллары булу да ярдәм итә. Бүген сәүдә-икътисадый багланышларны, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Уртак Татарстан-Төркия проектларын гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Татарстан  Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяны Татарстанга чакырды.  

Губернатор ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Төркиянең потенциалын тулысынча кулланырга кирәк.  

Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Тарих, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү институтында (ТСМФТҮ) булды. Үзәк Хөкүмәт, мәдәни учреждениеләр, университетлар, тикшеренүчеләр һәм сәнгать эшлеклеләре арасындагы хезмәттәшлек координаторы ролен үти.

ТСМФТҮ генераль директоры доктор Халит Эрен Рөстәм Миңнехановка   татарларның архив фотографияләрен, татар халкы тарихына багышланган фәнни әдәбиятны күрсәтте, ТСМФТҮ архивларында сакланучы кыйммәтле документлар һәм китаплар турында сөйләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.