«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ директорлар советында Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2015-2019 елларда үсеш стартегиясендә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды

23.05.2019

«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2015-2019 елларда үсеш стартегиясендә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 4 елда Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 8 процентка үсеш күрсәтте. Көтелгән үсеш темплары нефть чыгаруда гына артып киткән. Дизель ягулыгы, автомобиль бензины, поликарбонатлар, азот ашламалары, синтетик каучук һәм шиналар, юу чараларын җитештерү арткан. 

Пластмассалар өлкәсендә дә кайбер продукцияләрне җитештерү арткан. Трубалар җитештерү кимегән. 

Күпчелек компанияләр өчен финанслар җитмәү, кредит һәм салым йөкләмәсе, банк секторында авыр вәзгыять мөмкинлекләрен чикләгән. 

Дүрт елда нефть-газ химиясе өлкәсендә  уртача эш хакы 32 процентка арткан. Әмма пластмассалар секторында үсеш 3 процент кына. Эре һәм кече производстволар арасында эш хакы күләме бик аерыла. Секторда уртача эш хакы 31 меңнән күпмедер артык, диде Яруллин. Шул ук вакытта күпчелек база предприятиеләрендә хезмәткәрләр санын оптимизацияләү аша хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра алганнар. 

Дүртенче Программа гамәлдә булган чорда "Аммоний" комплексы сафка кертелгән, "Түбән Кама нефть химиясе"ндә альфа-олефиннар комплексын модернизацияләү тәмамланган, "Татнефть" нефть эшкәртү заводында автобензиннар җитештерү башланган (ТАНЕКО). Башка яңа производстволар ачылган. 

Рафинат Яруллин «Татнефтехиминвест-холдинг» алып бара торган проектлар турында да хәбәр итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Девон мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча