Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде.
«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Искәртәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иннополис шәһәренә барачак, анда Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) цифрлы хәл ителешләр конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашачак.
Максим Акимов шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Цифрлы мәгариф киңәшмәсендә дә катнашачак.
Моннан тыш, ул Иннополиста «Цифрлы Икътисад» КАБОның Күзәтүчеләр советы утырышын һәм Россиядә 5G элемтә челтәрләрен үстерү буенча киңәшмә уздырачак.