Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитектура мирасы 2019» II бөтенроссия фестивале кысаларында уздырылучы күргәзмәдә булды.
Күргәзмә һәм фестиваль Казан Кремле территориясендә 22 майдан 26 майга кадәр бара.
Бөтенроссия фестивален оештыручы – «Россиия Архитекторлар берлеге» һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Татарстан. Темасы: «Тарихи шәһәр: киңлекләрне ачып бирү».
Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков белән бергә Рөстәм Миңнеханов «Россия төбәкләре» конкурсындаа катнашучы төбәкләр стендлары белән танышты. Конкурсантлар архитектура ядкярләрен саклап калу, алардан нәтиҗәле файдалану, шәһәрләрне һәм бакча-парк сәнгатен үстерү үрнәкләре белән уртаклашалар.
Катнашучылар арарсында: Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Карелия Республикасы, Приморье крае һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар архитектура ядкярләрен торгызуда кулланылучы материаллар һәм технологияләр белән таныштылар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Николай Шумаков хәбәр иткәнчә, быел фестиваль «киң колач белән» уздырыла.
Россия Архитекторлар берлеге президенты сүзләренчә, бүген илдә архитектура объектларын саклап калу, торгызу кебек катлаулы мәсьәләләр белән шөгыльләнә башладылар.
Искәртәбез, фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Россия Реставраторлар берлеге, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты, «Яңарыш» республика фонды, Россия Архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни ядкярләрне саклау җәмгыяте ярдәме, Россия Федерациясе субъектлары катнашында уздырыла.
Төп миссиясе: табу, үстерү һәм саклап калу.
Чара турында төгәлрәк - https://archnasledie.ru/