Алексей Песошин Чабаксарда “Идел-Янцзы” форматындагы совет утырышында катнашты

23.05.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда булды. Ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары хезмәттәшлеге советының өченче утырышында (“Идел-Янцзы” форматы) катнашты.

Утырышның рәистәшләре – Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн.

Чарада шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре һәм берничә Кытай провинциясе вәкилләре катнашты.

Игорь Комаров билгеләгәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары арасында барлыгы өч килешү төзелгән була. 2013 елда яңа формат булдыру турында карар кабул ителгән вакыттан 38 төбәкара килешү төзелгән.

Инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә аерым әһәмият бирелә, дип өстәде ул.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле төбәк җитәкчеләрен Кытайда уздырыла торган күргәзмәләрдә катнашып, РФ сәүдә вәкиллеге мөмкинлекләрен һәм потенциалны активрак кулланырга чакырды.

Ван Юн әфәнде Россия һәм Кытай арасындагы дипломатик мәнәсәбәтләргә 70 ел була, дип билгеләде. “Безнең беренче бурычыбыз – килешүләрне гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту”, - дип ассызыклады ул.

Утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында төрле 15 документ имзаланды.

Шулай ук “Идел – Янцзы” советында катнашучылар Чабаксарда “Җиңү” мемориаль комплексында булдылар, анда Хәрби Дан Монументы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте