Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барды.
Резидент статусын түбәндәге компанияләр алды: «ННГ Казань» ҖЧҖ, «Мэгис Казань» ҖЧҖ, «СДС Телеком» ҖЧҖ, «ТРАНСПЭРЕНТ ТЕХНОЛОДЖИ» ҖЧҖ, «ДжиДиСи Сервисез» ҖЧҖ, «Интеллектуальная видеоаналитика» ҖЧҖ, «Би Пи Эм Энвайронмент» ҖЧҖ.
«Газпромнефть-Снабжение» ҖЧҖ һәм «Консист-ОС» АҖ «Иннополис» МИЗ партнерлары булды.
«Газпромнефть-Снабжение» ҖЧҖ – «Газпром нефть» ГАҖның ярдәмче компаниясе, «Консист-ОС» АҖ – «Концерн Росэнергоатом» АҖнең ярдәмче компаниясе.
Тәкъдим ителгән компанияләр түбәндәге өлкәләрдә программалар белән тәэмин итү белән шөгыльләнәләр: автомобиль һәм аэрокосмик сәнәгать өчен навигацияләр системасы; дәвалау-профилактика учреждениеләре пациентлары өчен лояльлек системасы; торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру; ясалма интеллектны гамәлгә кертү исәбенә видеокүзәтүләр нәтиҗәлелеген арттыру; товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр китереп тору чылбырларына идарәнең бизнес-процессларын интеграцияләү һәм цифрлаштыру.