Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты белән килде

07.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә бер көнлек эш сәфәре кыла. 

Ростов-на-Дону шәһәренә килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Азов шәһәренә юнәлделәр, анда "Ай-Пласт" компаниясенең полимер контейнерлар производствосын ачу тантанасы узачак. 

Шулай ук  Рөстәм Миңнехановның Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашуы, Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планын имзалау көтелә. 

Аннары Рөстәм Миңнехановның өлкәдәге татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашу планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.